Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Лубянда юл фаҗигасе: мотоциклчы һәм пассажиры зыян күргән (фото)

6 июльдә, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә, Лубян авылында юл фаҗигасе була. Урман-техник көллиятенең 1 курс студенты транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш ИЖ-Планета мотоциклы белән хәрәкәт итә, юл йөрү кагыйдәләрен боза, мотоциклының уң ягы белән күпернең тимер култыксасына бәрелеп китә, соңыннан руль белән идарә итүен югалтып, юлның каршы як полосасына...

6 июльдә, төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә, Лубян авылында юл фаҗигасе була. Урман-техник көллиятенең 1 курс студенты транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш ИЖ-Планета мотоциклы белән хәрәкәт итә, юл йөрү кагыйдәләрен боза, мотоциклының уң ягы белән күпернең тимер култыксасына бәрелеп китә, соңыннан руль белән идарә итүен югалтып, юлның каршы як полосасына чыгып каплана. Мотоциклчы үзе һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән Алабуга үзәк дәваханәсенә җибәреләләр, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала. ЮХИДИдә теркәлү номеры булмаган, техник тикшерү узмаган мотоциклларда бөтенләй дә йөрергә ярамый.

Фото: http://kukmor-ovd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев