Кукмарада “Тоннель” операциясе вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 24 очрагы ачыкланган
ЮХИДИ инспекторлары хокук бозучылар арасында алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган.
5 октябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә Кукмараның Магистральный урамында «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итте.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 24 очрагы ачыкланган. Болар: укып булмый торган дәүләт номерлары булган транспортта йөрү (6 очрак), куркынычсызлык каешын куймау (10), җәяүленең кагыйдәләрне үтәмәве (1), штрафларны вакытында түләмәү (5), автомобильгә техник күзәтү уздырмау (1).
Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына урнаштырылган.
Фото: район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев