Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы ачыкланган.
Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә чираттагы «Тоннель»операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Операция бүген, 4 октябрь көнне, 8.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Чернышевский урамында узды.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның сигез очрагы ачыкланды, шуларның берсе - исереклек билгеләрен ачыклау өчен медицина тикшерүе узудан баш тарту.
Фото: архив/ kukmor-rt.ru
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев