Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында барлыгы 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

28 мартта 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең Магистральный урамы, 65нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкилләре белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Рейд барышында барлыгы 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (4 очрак), куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуга кертүне раслаучы диагностик карта билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү (5әр очрак), светофор сигналы таләпләрен бозу, баланы автомобильдә махсус җайланма куймаган килеш йөртү, җәяүлегә юл бирмәү (1әр очрак). 

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе мондый төр тикшерүләрнең алга таба да алып барылачагын искәртә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk