Кукмарада питбайкта хәрәкәт итүче яшүсмер машина белән бәрелешкән
Авария Кукмара шәһәренең Ворошилов, Октябрь, Ленин урамнары чатындагы светофорда була.
Кукмарада питбайкта хәрәкәт итүче яшүсмер машина белән бәрелешә. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Авария 30 июньдә 19.10 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ворошилов, Октябрь, Ленин урамнары чатындагы светофорда була. Беренчел мәгълүматлар буенча, транспорт йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек яшүсмер питбайк белән светофорның тыелган сигналына чыга һәм светофорның рөхсәт ителгән сигналына хәрәкәт итүче Рено автомобиле белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмерне ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара үзәк дәваханәсенә алып китәләр һәм медицина тикшерүеннән соң өенә кайтарып җибәрәләр.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев