Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада өч автомобиль йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Суд карары буенча, исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен ир-атларга җәза билгеләнгән.

Кукмарада өч кешене исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

17 сентябрьдә 8.37 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Пионерская урамындагы 1нче йорт янында ВАЗ-3302 автомашинасында исереклек билгеләре (авыздан алкоголь исе, сөйләм бозылу, шартларга туры килми торган тәртип) булган, Мөслим районында яшәүче Мәрданшин тоткарлана.

2 октябрьдә 18.43 сәгатьтә «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 62нче чакрымында ВАЗ-21074 автомашинасында исереклек билгеләре булган (авыздан алкоголь исе, сөйләм бозылу, шартларга туры килми торган тәртип), Саба районында яшәүче Баһаутдинов  тоткарлана.

Шулай ук аларны үзләре белән машина йөртү таныклыгы да булмый. Ир-атлар медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен аларга 30 мең сум штраф билгеләнде һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителделәр.

3 октябрьдә 13.07 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 12а номерлы йорты янында «Жилли» машинасында исереклек билгеләре булган (авызыннан алкоголь исе, сөйләм бозылу, бит тиресенең төсе кискен үзгәрү), Кукмара районында яшәүче Герасимов тоткарлана. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарта, аның шулай ук машина йөртү таныклыгы булмый. Суд карары буенча, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ир-атка 10 (ун) тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләнде.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев