Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы теркәлгән.

31 майда 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән бергә, көнчыгыш яктан Кукмара шәһәрен урап узучы юлның 1нче чакрымында «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 16 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (6 факт), укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасында йөрү, алдагы автомобильне узып китү кагыйдәләрен үтәмәү (2шәр очрак) һәм башкалар. 

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев