Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге турында фикер алыштылар
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә район юлларында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер төп мәсьәләләр каралды.
Кукмарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия әгъзалары район юлларында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер төп мәсьәләләрне карады.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елның беренче биш аенда аварияләр торышын җентекләп анализлау булды. Доклад белән район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов чыгыш ясады, ул гомуми статистика мәгълүматларын гына түгел, ә аерым игътибар һәм оператив чаралар таләп итә торган юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарны да билгеләп үтте. Шулай ук юлларда балалар травматизмы проблемасына аерым игътибар бирелде. Күптән түгел район халкы белән үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп, транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсе дә күтәрелде. Ә көн тәртибенең мөһим пункты тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында фикер алышу иде.
Утырыш гражданнардан һәм төрле оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләрне һәм хатларны карау белән тәмамланды.
Нәтиҗәдә Кукмара районында аварияләр санын киметүгә һәм юл хәрәкәтенең гомуми куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде һәм чаралар комплексы эшләнде.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев