Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган шоферны хөкем иткәннәр

Суд карары буенча ир-атка 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Быелның 9 августында төнге 12 сәгать 18 минутта Сидоренков фамилияле ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә ВАЗ автомобиле белән Кукмара шәһәренең Ленин урамындагы 155нче йорт янында хәрәкәт итә. Ул урында алкотестер белән тикшерүдән баш тарта. Район үзәк дәваханәсендә алкотестер белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмда 1,100 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана.

Суд карары буенча ир-атка 30 мең сум штраф салына, шулай ук ул бер ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев