Кукмарада чит ил машинасы бәрелешмәс өчен юл читенә төшкән
Юл-транспорт һәлакәте Манзарас авылындагы трассада, «Автохан» кибете янында була.
Кукмарада юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига 13.50 сәгатьтә Манзарас авылындагы трассада, «Автохан» кибете янында була. «Тойота» йөртүчесе төп юл буенча хәрәкәт итүче «Мерседес» автомобиленә юл бирми. Бәрелешмәс өчен, «Мерседес»ның шоферы рулен читкә ала, юл билгесенә бәрелә һәм кюветка төшә.

Бәхеткә, һәлакәттә кешеләр зыян күрми.

фото: район ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев