Авария кичә Ленин урамында була.
Кукмарада өч машина катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария кичә 22.19 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Ленин урамында була. «14»ле машинасының шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне, дистанцияне сакламый һәм ике автомобиль белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.


Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
Комментарии
Без имени
0
0
ОКОЛО МАГАЗИНА ЗАЙДИ ДАВНО ПОРА УСТАНАВЛИВАТЬ СВЕТОФОР. ОСОБЕННО В ЧАС ПИК ОЧЕНЬ ОПАСНО.СКОЛЬКО БЫЛО СЛУЧАЕВ, КОГДА ЧУТЬ БЫЛО НЕ СТОЛКНУЛИСЬ АВТОБУСОМ.