Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада билгесез кеше автомобиль урлап киткән

Оператив-эзләү чаралары барышында автомобиль Степан Разин урамында табылды.

Кукмарада билгесез кеше җиңел автомобиль урлап киткән. Бу хакта Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр иттеләр. 

«12 апрельдә сәгать 21.30дан 13 апрель сәгать 7.00гә кадәрге вакыт эчендә Кукмара шәһәренең Нур Баян урамы 37нче йорт яны ишегалдында калдырылган “ВАЗ-2109” автомобилен урлап китәләр. Оператив-эзләү чаралары барышында автомобиль Степан Разин урамында табылды», - диделәр ЮХИДИдә. 

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары җинаять кылган кешенең эзенә төшү буенча чаралар үткәрә.

Фото: Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев