Нәтиҗәдә 8 яшьлек малай төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала һәм район үзәк дәваханәсенә озатыла
Кичә 16.00 сәгатьтә Кукмараның Ленин урамы 71 йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. “Лада” машинасы йөртүчесе җәяүле кичүе булмаган урыннан урам арткылы йөгереп чыгучы балигъ булмаган яшүсмерне бәрдерә. Нәтиҗәдә 8 яшьлек малай төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала һәм район үзәк дәваханәсенә озатыла.
Нет комментариев