Кукмара районында “Шевроле Нива” машинасы җәяүлене бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында “Шевроле Нива” машинасы җәяүлене бәрдергән

Җәяүле тиеш булмаган урыннан юлга йөгереп чыккан

Кукмара районында юл һәлакәте булган. 17 гыйнвар көнне 15.45 сәгатьтә “Кукмара-Шәмәрдән” юлының 19нчы чакрымында “Шевроле Нива” машинасы 17 яшьлек ир-егетне бәрдергән.

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 53 яшьлек ир-ат “Шевроле Нива” машинасында Шәмәрдәннән Кукмарага таба хәрәкәт иткән. Шул вакытта 17 яшьлек ир-егет тиеш булмаган урыннан юлга йөгереп чыккан һәм аны машина бәрдергән.

Нәтиҗәдә җәяүле төрле җәрәхәтләр алган, район үзәк дәваханәсендә беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән.

фото: Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган


Нет комментариев