Кукмара районында җиңел машина йөртүче велосипедчы кызны бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина йөртүче велосипедчы кызны бәрдергән

Бала төрле җәрәхәтләр алган.

Кукмара районында җиңел машина йөртүче велосипедчы баланы бәрдерә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл һәлакәте 19 август көнне 13.20 сәгатьтә Янил авылының үзәк урамында була. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, куркынычсыз тизлек сайламый һәм 7 яшьлек кызны бәрдерә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган кыз район үзәк дәваханәсенә китерелә.

Фото: архив, Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев