Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында чит ил машинасы юл читенә төшеп китә, машина йөртүче һәм пассажир зыян күрә

Авария кичә Иске Йорт авылы янында була.

Кукмара районында чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән, анда машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария кичә 21.50 сәгатьтә «Янсыбы-Иске Йорт» автомобиль юлының 1 чакрым+900 метр ераклыгында була. «Фольксваген Поло» автомобилен йөртүче хатын-кыз идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир зыян күрә, аларны төрле тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән Кукмара үзәк дәваханәсенә китерәләр.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk