Кукмара районында быел 343 юл-транспорт һәлакәте булды
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә бәхетсезлек очракларының 10 проценты нәкъ менә тиешле кагыйдәләрне санга сукмыйча, юлның каршы як полосасына чыгып хәрәкәт итүче автомобильчеләр гаебе белән ясала икән.
Моннан берничә атна элек Башкортостанның Туймазы районы юлында булган һәлакәт хакындагы хәбәр дә күпләрне тетрәндергәндер. Чәчтарашханәдән үз туена кайтып килүче 23 яшьлек кәләш, машинасы белән юл фаҗигасенә очрап, үзенең иң бәхетле көнендә әти-әнисе, газиз кешеләрен ачы хәсрәт утына сала. Каршысына чыккан чит ил автомобиленә бәрелеп руль артындагы япь-яшь кызның гомере өзелүне күрәчәк дими ни дисең?! Мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Юлда зур тизлектә йөрергә яратучылар, кисәтүләргә, кагыйдәләргә күз йомып караучылар Кукмарада да бик күп. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов бу хакта билгеләп үтте.
-Районда быел 343 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда бер кешенең гомере өзелде, 16сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Иң күп бәхетсезлек очраклары Мамадыш-Кукмара, Кукмара-Шәмәрдән, Өлге-Иске Юмья-Лесхоз, Кукмара-Нократ Аланы автоюлларында килеп чыкты, - диде ул. - Район юлларында һәлакәткә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тиешле тизлекне сакламау һәм юлның каршы як полосасына чыгып хәрәкәт итү тора. Быелның җиде аенда районда видеотеркәү ярдәмендә 10 меңнән артык тизлек режимын бозу очрагы теркәлде. Шулай ук төнге сәгать уникедән соң урам утларының сүндерелүе, яисә үзвакытында яндырылмавы, кайбер урам чатларында юл билгеләре булмау, юлларның торышы да фаҗигаләргә китерергә мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары тарафыннан юлдагы тәртипне саклау максатында районда һәрдаим рейдлар оештырыла. Быел юлларда төрле хокук бозулар өчен 7483 административ беркетмә төзелде. Исерткеч эчемлекләр кулланып, руль артына утырган шоферлар тоткарланды. Шулай ук 10 мең сумнан артыграк штрафы булган 96 әҗәтле шофер да инспекторлар күзеннән читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев