Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 91 шофер правасыз калган

ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, быелның алты аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 91 шофер, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмичә йөргән 148 шофер тоткарланган. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез! Исерек хәлдә руль артына утыручыларга таләпләр катгый. Әгәр машина йөртүче бер ел эчендә исерек хәлдә икенче...

ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, быелның алты аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 91 шофер, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмичә йөргән 148 шофер тоткарланган.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез! Исерек хәлдә руль артына утыручыларга таләпләр катгый. Әгәр машина йөртүче бер ел эчендә исерек хәлдә икенче тапкыр тоткарланса, аңа карата Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм суд карары нигезендә ул җавапка тартыла. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда әнә шундый сигез шоферга карата җинаять эше кузгатылган. Беренче тапкыр исерек килеш тоткарланучыларның исә 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыкларын алалар һәм 30 мең штраф салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев