Кукмара районының ЮХИДИ җитәкчесе “Көзге каникуллар” акциясе башлануын хәбәр итә
Оператив кисәтү чаралары 25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр узачак.
25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән районда да “Көзге каникуллар” кисәтү чаралары узачак. Ул балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатында оештырыла.
Быелның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 347 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 361е төрле имгәнүләр алган. Районда 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 3 бала зыян күргән.
- Оператив кисәтү чаралары вакытында пассажир балалар да игътибар үзәгенә алыначак, - диде район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Кайбер әти-әниләрнең, шоферларның яшь пассажирларның иминлегенә салкын караулары нәтиҗәсендә ел саен күпме баланы югалтабыз. Закон нигезендә җиде яшькә кадәрге барлык балалар да автомобильнең - арттагы, ә 12 яшькә кадәргеләр алдагы урындыгында бары тик гәүдә авырлыгы һәм буена туры килүче махсус утыргыч ярдәмендә генә йөрергә тиеш. Әлеге җайланманы тиешле таләпләргә туры китереп беркетү дә сорала. Өлкәнрәк балаларга исә мәҗбүри рәвештә иминлек каешы эләктерү зарур. Юл фаҗигасенә юлыккан очракта махсус утыргыч яңа туган сабыйларның үлемен - 70, ә 1-4 яшьлекләрнекен 54-80 процентка киметә.
ЮХИДИ җитәкчесе юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче яшь җәяүлеләргә дә таләпләрнең зур булачагын әйтте.
- Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары, әти-әниләр комитеты һәм укытучылар да җәлеп ителәчәк. Тәртип бозучыларга кисәтү ясалганнан соң, алар турында мәгълүматлар үзләре укый торган белем йортларына хәбәр ителә, - ди Фирдүс Фәхретдинов. – Көз көне тиз караңгы төшә, һава торышы шартлары да гел уңай гына булмаска мөмкин. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында да онытмауларын сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев