Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 8 очрагын ачыклаган

Кукмарада «Тоннель» операциясе узды.

30 майда 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистральный урамында  Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар:  укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү (2 очрак), иминлек каешы куймау, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве (3әр очрак).

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев