Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы теркәлгән.
10 апрельдә 8.00-10.00 сәгатьләрдә «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 62нче чакрымында, Кукмараның Магистральный урамында район Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен уздырды. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы теркәлгән. Алар арасында түбәндәгеләр бар: дәүләт номерлары укылмый торган транспортта хәрәкәт итү (3 очрак), иминлек каешы куймау (3 очрак), җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәмәве (1 очрак).
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе мондый төр массакүләм тикшерүләрнең алга таба да оештырылачагын искәртә.
фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев