Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә бала зыян күргән
Юл һәлакәте быелның 13 декабрендә була.
Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте быелның 13 декабрендә 16:35 сәгатьтә Кукмара районының «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 59 км + 500 метрында килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Фольксваген Джетта автомобилен йөртүче 1970 елгы ир-ат Кукмарадан Мамадыш шәһәренә таба хәрәкәт иткәндә иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламау, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә руль белән идарә итүне югалта һәм, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгып, Лада Веста автомобиле белән бәрелешә. Лада руле артында 1990 елгы ир-ат була.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Веста автомобиле пассажиры, 2015 елгы бала зыян күрә. Кыз Кукмара район үзәк дәванәсенә китерелә, диагнозы: умрау сөяге (ключица) сынган.
Фото: Сергей Егоров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев