Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 13 яшьлек яшүсмер электровелосипедтан егылып дәваханәгә эләккән

Ул төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр ала.

Кукмара районында электровелосипед белән булган авариядән соң баланы дәваханәгә салганнар. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында 13 яшьлек яшүсмер электровелосипедтан егылып дәваханәгә эләккән

Авария 1 июльдә 17.00 сәгатьтә Кукмара районы Зур Сәрдек авылының Үзәк урамында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 13 яшьлек яшүсмер дәүләт теркәү номеры булмаган электровелосипедта хәрәкәт итә. Һәм куркынычсыз тизлекне сайламыйча идарәне югалтып, машина юлына ава.

Кукмара районында 13 яшьлек яшүсмер электровелосипедтан егылып дәваханәгә эләккән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган яшүсмерне ашыгыч рәвештә район үзәк дәваханәсенә алып китәләр. Алга таба ул Казан республика балалар клиник дәваханәсенә җибәрелә. 

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев