Кукмара Башкарма комитеты бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды
Комиссия гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карады.
Кукмара Башкарма комитеты бинасында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров 2024 елның 10 аенда аварияләр буенча анализ ясады. Район территориясендә 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 14 кеше тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләренә җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, узып китү, каршы як полосага чыгу һәм башкалар керә. Анализ күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләре күбесенчә чәршәмбе көннәрендә булган. Транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 120 машина йөртүче тоткарланган.
Комиссия шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен дә карады, аларга якын арада җавап биреләчәк.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев