Коточкыч саннар: гыйнвар аенда авариядә 33 кеше үлгән
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда республикада 341 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 33 кешенең гомере өзелгән, 448 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 29 гыйнварда, сәгать 9.20дә Казан-Оренбург юлының 48нче чакрымында юл һәлакәте була. Алдан фаразлар буенча, 1997 елгы ВАЗ-2109 автомобиле шоферы юл йөрү...
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда республикада 341 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 33 кешенең гомере өзелгән, 448 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
29 гыйнварда, сәгать 9.20дә Казан-Оренбург юлының 48нче чакрымында юл һәлакәте була. Алдан фаразлар буенча, 1997 елгы ВАЗ-2109 автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәсен боза, юлның каршы як полосасына чыга һәм ВАЗ-2114 автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-2109 автомобиле пассажиры - 1994 елгы кыз урында һәлак була. Шоферлар дәваханәгә җибәреләләр.
29 гыйнварда, сәгать 10.15тә Мәскәү-Уфа юлының 931нче чакрымында юл фаҗигасе була. Алдан фаразлар буенча 1950 елгы "Ниссан Микра" автомобиле шоферы (хатын-кыз) юл йөрү кагыйдәсен боза, юл читенә чыга һәм кар көртенә "чума". Автомобиль 360 градуска әйләнә, руль артындагы хатын-кыз иминлек каешын куймау сәбәпле, кабинадан юлга очып чыга. Инерция буенча хәрәкәт иткән автомобиль әлеге ханымны таптый. Хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән урында үлә.
30 гыйнварда, сәгать 15.08дә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 22 чакрымында юл фаҗигасе була. Алдан фаразлар буенча, 1976 елгы "Лада Калина" автомобиле шоферы (хатын-кыз) юл йөрү кагыйдәләрен боза, юлның каршы як полосасына чыга, "Форд Транзит" автобусы белән бәрелешә. "Лада" шоферы, шулай ук аның 1974 елгы, 2001 елгы пассажирлары һәлак булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев