Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Киров өлкәсе кешесен Кукмарада исерткеч эчемлек кулланып транспортта йөргәне өчен һөкем итәчәкләр

Шоферның үтенече белән административ эш яшәү урыны буенча карауга җибәрелә.

Киров өлкәсе кешесен Кукмарада исерткеч эчемлек кулланып транспортта йөргәне өчен һөкем итәчәкләр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

30 мартта 21 сәгать 30 минутта Киров өлкәсе кешесе Мицубиси автомобилендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә хәрәкәт итә. «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автоюлының 303нче чакрымында аны инспекторлар туктата. Алкотестер приборы ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмда 0,183 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Шоферның үтенече белән административ эш яшәү урыны буенча карауга җибәрелә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk