Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

"Имин тәгәрмәч" бәйгесендә Манзарас командасы беренчелекне алды (фото)

Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2017" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 27 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...

Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2017" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 27 команда килгән иде.

Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады - бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Зур Сәрдек һәм Кукмара беренче гимназиясе командалары бүлеште. "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" дип - Нырья мәктәбе, "Медицина өлкәсендәге уңышлары өчен" - күппрофильле лицей, "Иң яхшы велосипедта йөрүчеләр" дип Янил мәктәбе командалары табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk