Коридордагы гөлләремне урладылар
Нәни баланы тәрбияләгәндәй карыйсы бит аларны, төпләрен йомшартам, корыган яфракларын өзәм, су сибеп торам.
Мин күпкатлы йортта яшим, коридорда чәчәкләр үстерәм. Нәни баланы тәрбияләгәндәй карыйсы бит аларны, төпләрен йомшартам, корыган яфракларын өзәм, су сибеп торам. Чәчәк атуларын күреп шатланам. Тик шул гөлләрнең ботакларын сындырып алучылар табыла. Ә беркөнне яраткан гөлемне кемдер чүлмәге белән алып киткән. Өйдәгеләренә ни дип аңлаткандыр? Балалары, оныклары бар икән, аларга нинди үрнәк күрсәтүе бу?
Светлана, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев