Яшел Үзән районында «Кайгырту» интернат-йорты 87 % ка әзер
Бүгенге көнгә объектның оператив әзерлеге 87 % тәшкил итә: фасад һәм түбә ябу эшләре төгәлләнгән.
Фото: Эльмира Зарипова Телеграм-каналыннан алынган
Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Кайгырту» интернат-йортын төзү дәвам итә. Бүгенге көнгә объектның оператив әзерлеге 87 % тәшкил итә: фасад һәм түбә ябу эшләре төгәлләнгән. Хәзер белгечләр инженерлык челтәрләрен, су, канализация, җылыту системаларын монтажлый.
Шулай ук бинаның эчке бизәлеше актив бара — стеналарны плитка белән тышлыйлар. Бүген объектны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова карады.
Интернат-йорт ике катлы булачак, өстәмә подвал каралган. Ул 120 урынга исәпләнгән.
Мебель, җиһазлар һәм төрле инвентарьлар сатып алу планлаштырылган инде. Моннан тыш, учреждениедә ут, электр приборлары һәм жалюзилар тавыш белән идарә ителәчәк. Мондый акыллы палаталар өлкәннәрнең тормышын җиңеләйтәчәк.
Яшел Үзән районында интернат-йорт төзелеше 2024 елда башланды, бу максатларга 333 млн сум акча бүлеп бирелде.
2025 елда объект «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль программасына керде, бу өстәмә акчалар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. «Кызганычка каршы, төрле тормыш шартлары аркасында картлык көннәрендә ялгыз калган өлкән яшьтәге кешеләр бар. Һәм монда ярдәмгә дәүләт килә», — дип билгеләп үтте Зарипова. Аның сүзләренчә, интернат-йортлар кирәкле хезмәтләр күрсәтәләр, тормышны актив алып барырга ярдәм итәләр. Иң мөһиме, безнең өлкән яшьтәге кешеләр күңел җылысы һәм аларга карата игътибар шарталрында яшиләр, дип шәрехләде ул Телеграм-каналында.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/v-zelenodolskom-raione-zaversaetsya-stroitelstvo-doma-internata-zabota-5990169
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев