Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.


Менделеевск шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлеге спортчылары Альберт Шәңгәрәев үзенең авырлык категориясендә – җиңүче, ә Энҗе Йосыпова көмеш медаль иясе булды.
 
Тренерлар Марес Бәдертдинов һәм Данил Шиһаповлар кул астында самбо белән шөгыльләнүче Богдан Григорьев Васильево бистәсендә үткән Татарстан беренчелегендә – бронза, Айдар Шәйхетдинов көмеш призер булды. 
 
Марес Бәдертдинов кул астында самбо бүлегендә шөгыльләнүче Мәлик Бәдертдинов, Альберт Шәңгәрәев, Энҗе Йосыповалар Васильево бистәсендә узган республика Чемпионатыннан үзләренең авырлык категориясендә алтын медальләр белән кайтты. 
 
«Барс Арена» спорт залында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. 2005 елгы һәм алардан кечерәк кызлар арасында беренчелекне – Руфинә Әхкәмова (Зур Сәрдек), икенче урынны – Ләйсән Зәкиева (Олыяз), өченче урынны Ясминә Ногманова (Зур Сәрдек) алды. Егетләр арасында беренчедә – Ислам Шәфыйков (Туембаш), икенчедә – Данияр Камалов (Манзарас мәктәбе), өченчедә – Илнур Бәйрәмов (Олыяз). 

2004 елгы һәм алардан өлкәнрәк егетләр арасында беренчелекне Айрат Вәлиев (Зур Сәрдек) алды. Икенче-өченче урыннарны Алмаз Гыйльмуллин (Кукмара), Рәдиф Халәветдиновлар (Туембаш) бүлеште. Әлеге категориядә кызлардан беренче урында – Наилә Хәбибуллина (Кукмара), икенче урында – Айгөл Габдуллина (район Башкарма комитеты), өченчедә – Әлфия Әхмәтова («Кыңгырау» балалар бакчасы). 
 
«Олимп» Боз сараенда Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне уңаеннан районда 14 ел милиция начальнигы булып эшләгән Рифкать Хәйретдинов истәлегенә шайбалы хоккей турниры узды. Бәйгедә Кукмараның «Динамо», «Ветераннар», Нократ Аланының «Электрон», Сосновка шәһәренең «Витязь» командалары көч сынашты. Беренчелекне – «Динамо», икенче урынны – «Ветераннар», өченче урынны «Витязь» командасы алды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk