Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

Спортчылар республика һәм бөтенроссия ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев «Олимп» Боз сараенда хоккейчыларны тәбрикләде. 2023/2024 елгы хоккей сезоны нәтиҗәләре буенча республика һәм Бөтенроссия ярышларындагы уңышлары өчен хоккейчыларга һәм аларның тренер-укытучыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

«Спорттагы уңышлар ул һәрвакыт яңа җиңүләргә этәрә. Спорт, физик тәрбия белән шөгыльләнүнең тормыш нормасы булуына һәркем омтылырга тиеш. Районда моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Ә хоккейга килгәндә, мин үз мисалымда шуны әйтә алам: хоккей уйный башларга беркайчан соң түгел. Мин үзем дә спортның әлеге төрен бик яраттым. Без муниципалитет командасын җыйдык һәм бик теләп уйныйбыз. Районда хоккей командалары саны тагын да күбрәк булыр дип ышанам. Балаларга исә уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телим!» — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев бүләкләү тантанасында.

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

«Ягуар» командасы 2013/14 елгы командалар арасында Анатолий Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында икенче урынга лаек булды, Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында өченче урынны алды, 2013/14 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышлары финалында икенче урынны яулады. Тренер-укытучылары — Диас Сәйфетдинов.

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

«Олимп» командасы хоккей буенча ТР Беренчелеге финалында — икенче, 2008-09 елгы командалар арасында узган «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында өченче урынны алды. Тренер-укытучылары — Таһир Нурмөхәммәтов.

Сергей Димитриев Кукмара хоккейчыларын тәбрикләде

«Ягуар» командасы 2011/12 елгы командалар арасында «Алтын алка» яшь хоккейчыларының республика этабы ярышлары финалында икенче урынга чыкты. Тренер-укытучылары — Илдар Ганиев.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев