Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Спорт

Кукмараның яшь волейболчылары Буадан җиңү белән кайтты

Буа шәһәрендә узган ачык беренчелек яшь волейболчыларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Буа шәһәрендә 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар командалары арасында «Юность» спорт мәктәбенең ачык волейбол беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың төрле районнарыннан командалар катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Кукмара районы кызлар командасы, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, беренче урын яулады. Команданы ярышларга тренер Айрат Вахитов әзерләде

Буа шәһәрендә узган ачык беренчелек спорт сезонының чираттагы мөһим этабы булды. Ул яшь волейболчыларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. 

Фото: «Зилант» спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #спорт