Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарадан Азалия Минһаҗева спорт мастерына кандидат нормативын үтәде

«Хәзерге вакытта минем өчен иң авыры — брасс стилендә йөзү», — ди яшь спортчы.

Спорт — ул көч, түземлек, тырышлык һәм рухи ныклык таләп итә торган дөнья. Кемдер бу юлны очраклы рәвештә башлый, ә кемдер аны тормыш юлы дип сайлый. Һәр чынбарлыктагы җиңү артында зур хезмәт, күп тренировкалар һәм үзеңә нык ышаныч ята. Күппрофильле лицей укучысы Азалия Минһаҗева — нәкъ менә шундый яшь, тырыш һәм максатчан кыз. 

Ул әле күптән түгел генә йөзү буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәп, зур уңышка иреште. Бу җиңү — 13 яшьлек кызның омтылышы һәм ихтыяр көче нәтиҗәсе.
Азалия йөзү спорты белән җиде яшеннән бирле кызыксына. Хәзер ул «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгенә йөри һәм әлеге юнәлештә зур уңышларга ирешә. Ул бик күп ярышларда катнаша, призлы урыннар ала, медаль һәм грамоталарының исәбе юк.

Ул элек фигуралы шуу һәм вокал белән дә кызыксынган, төрле түгәрәкләргә йөргән. Әмма барлык юнәлешләргә дә вакыт җитмәгәч, күңеленә иң якын булганын — йөзүне сайлаган. Мәктәптә дә физкультура, рәсем, рус теле һәм алгебра дәресләрен ярата. Кыз киләчәктә спорт юлын дәвам итәргә, йөзү буенча тренер булырга хыяллана.

«Бу спорт төренә килүем бик гади генә булды. Әниләр, йөзәргә өйрәнүемне теләп, «Зилант» спорт мәктәбенә бирделәр. Алар, бәлки, әзрәк өйрәнер дә ташлар, дип уйлаганнардыр. Чынлыкта, башта мин дә шулай уйладым. Әмма бу спорт төре күңелемә ошады», — ди Азалия.

Спорт — ул сәламәт тормышның нигезе. Йөзү кешене физик яктан чыныктыра, организмны ныгыта, түземле, төгәл һәм тәртипле булырга өйрәтә. Азалия үзе дә шуны таный: йөзү белән шөгыльләнү физкультура дәресләрен дә җиңелрәк итә, организм әзер була, көч арта. Елгада су коенганда да үзеңне ышанычлырак хис итәсең.

Кызның фикеренчә, спортка мәхәббәт укуга комачау итми, киресенчә, холыкны тәрбияли, вакытны дөрес бүлергә, максатка ирешергә өйрәтә. Әлбәттә, арыган чаклары да була, ләкин ул алардан зарланмый, ничек бар — шулай кабул итә.

«Минем беренче тренерым Рамилә Газизҗанова иде. Ул әлеге спорт төренең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте. Мин аны бик яраттым», — ди спортчы кыз.

Хәзерге вакытта Азалиянең тренеры — Алексей Гоголев. Аның әлеге вазыйфада гомуми хезмәт стажы — 10 ел тирәсе. Башта ул бокс буенча тренер булып эшләгән. Хәзерге вакытта «Зилант» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче өч төркемдәге балаларны йөзү серләренә өйрәтә. Бер төркемдә 11 бала шөгыльләнә.

«Хезмәтемне яратып башкарам. Балалар белән эшләү ошый. Азалия миндә өч елдан артык шөгыльләнә. 2021 елда ул өченче өлкәннәр разряды буенча йөзә, республика беренчелегендә 100 метрга аркада йөзү буенча вакыты 1 минут 35 секунд иде. Аның белән без күбрәк кул, аякларны ныгыту, чыныктыру, суга керү-чыгу техникасын өйрәндек. Ул — бик тырыш, үҗәт кыз. Максаты булган балалар белән эшләве рәхәт», — ди тренер, укучысын мактап.

Азалия тренировкага атнага тугыз тапкыр йөри: шуларның алтысы — кич белән, өчесе иртән уздырыла. Йөзә башлаганчы, балалар спортзалда төрле күнегүләр ясап, тренажерларда шөгыльләнеп, гәүдәне «җылыта». Аннары йөзүнең төрле стильләрен, алымнарын өйрәнәләр. 

«Мастерлыкка кандидат разрядын "Юность России"га сайлап алуның Татарстан беренчелегендә үтәдем. Йөзеп килгәч, башта аңлап җиткермәдем, ә аннары бик сөендем, хәтта шатлык яшьләре дә чыкты. Моңа кадәр дә шундый нәтиҗәгә ирешкәнем бар, әмма ул ярышта кандидатлык разряды каралмаган иде. Хәзерге вакытта минем өчен иң авыры — брасс стилендә йөзү. Әмма тренировкалар аны җиңәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Җәй көне триатлон буенча Россия беренчелегендә катнаштым. Бик кызыклы спорт төре, әмма минем өчен түгел икән: анда йөзү, йөгерү белән беррәттән, велоэтап бар, ә ул миңа ошамый», — диде яңа танышыбыз.

Азалия Минһаҗева — үз алдына максат куя һәм аны үтәү юлында авырлыклардан курыкмый торган яшь спортчы. Бу сәләтле кыз киләчәктә тагын да югары үрләр яулар, Татарстан һәм Россия исемен данлар дип ышанабыз.

Фото: Азалия Минһаҗеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев