Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Сәламәтлек» төркеме пенсионерлары спорт белән актив шөгыльләнәләр

Алар кыш көннәрендә «Барс Арена» спорткомплексында шөгыльләнсәләр, җәен Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионга җыелалар.

Кукмарада спорт сөюче өлкән яшьтәгеләрне берләштергән «Сәламәтлек» төркеме эшләп килә. Алар кыш көннәрендә «Барс Арена» спорткомплексында шөгыльләнсәләр, җәен Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионга җыелалар. Бу күнегүләр ясау урыны гына түгел, ә кешеләр белән очрашырга, аралашырга бер сәбәп тә. Шулай ук әлеге төркемнән сигез кеше пенсионерлар арасында республика күләмендә үткәрелә торган спартакиадада да катнашачак. 

Кукмарада «Сәламәтлек» төркеме пенсионерлары спорт белән актив шөгыльләнәләр

Әлфинур Сабитованың сүзләренә караганда, әлеге төркем инде 2008 елда ук оешкан. 

«Аны „Россия Пенсионерлар берлеге“ гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина башлап җибәрде. Без компьютер грамотлылыгы нигезләрен үзләштерә, туган төбәкне өйрәнү буенча экскурсияләр оештыра башладык, әмма сәламәтлектән дә кадерлерәк әйбер юк, дигән нәтиҗәгә килдек һәм „Зилант“ спорткомплексында төркем булдырып шөгыльләнә башладык. Шулай ук өченче яшь төркеме университеты оештырдык. Аның беренче ректоры Римма Әхмәдиева иде», — дип сөйләде Әлфинур Сабитова. 

Кукмарадан Илсөяр апа Борһанова — райондагы актив пенсионерларның берсе. Ул 2015 елдан «Сәламәтлек» төркеменә йөри. Кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, волейбол, баскетбол уйный торган була. Аннары гаилә, балалар, эш... Ул мех фабрикасында 28 ел сәркатип булып хезмәт куя, аннан соң ун ел ягулык салу станциясендә эшләп лаеклы ялга китә. Ә пенсиягә чыккач, кабат спорт тормышы белән яши башлый. Көн саен иртә белән стадионга килә, биш мәртәбә әйләнеп йөреп чыга, тренажерларда күнегүләр ясый. 

«2012 елда пенсиягә чыктым, башта өч ел өйдә утырдым. Әлеге төркем турында интернеттан күреп белә идем. Шуннан соң "Зилант"ка килдем, мине бик яхшы каршы алдылар. Менә тугыз ел инде әлеге төркемгә йөрим. Һәр атнаны сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очрашабыз һәм берәр сәгать шөгыльләнәбез. Безгә ошый, коллективыбыз бердәм, дус. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне дә бергә үткәрәбез. Тренерыбыз Наилә Вәгыйзовна — бик тәҗрибәле спортчы. Быел җиденче тапкыр пенсионерлар арасында үткәрелә торган республикакүләм спартакиадада катнашачакмын. Без анда сигез кеше барабыз һәм сигез спорт төрендә көч сынашачакбыз, минеке — пуля белән ату. Ике тапкыр икенче урын яулаган булды. Ярышка безне Мәгъсүм Нуриев әзерли. Әле мин район Мәдәният йортына биюгә дә йөрим. Безнең "Асылъяр" төркеме бар. Шулай ук төрле конкурсларда катнашам. Элек кан басымым күтәрелә, сәламәтлек борчый иде, хәзер авыртуларны оныттык», — диде ул.

Артур Зәкиев:

Кукмарада халык бик актив. Һәр авылда клуб, мәдәният йортлары каршында сәламәтлек клублары эшләп килә. Кемдер — скандинавиячә йөрү белән, кемдер шахмат һәм башка төрле спорт белән мавыга, пенсионерлар арасында биюче, җырчылар да бар. Пенсиягә чыккач, тормыш башлана гына әле ул. Менә без спартакиадага барырга әзерләнәбез. Спортны үз итүчеләр даруга акча түкми.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев