Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада район башлыгы Кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар уза

Әлеге турнирның өченче этабы башланып китте.

Кукмарада өстәл теннисы буенча район башлыгы Кубогына район беренчелеге дәвам итә. Бүген «Барс Арена» спорткомплексында әлеге турнирның өченче этабы башланып китте. 

«Турнир өч яшь категориясендәдә үткәрелә. Бүген ярышка 18 яшьтән өлкәнрәкләр җыелды. Иртәгә исә хатын-кызлар һәм 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр уйнаячак. Әлеге турнир декабрь аена кадәр дәвам итәчәк һәм супер-финалы булачак», - диде ярышның хөкемдары Рөстәм Фәйзуллин. 

Миннәхмәт Газизов, Кукмара: 
 

Мин теннис белән Кукмарага кайтканнан бирле шөгыльләнәм, ун еллап бар инде. Башта Зур Кукмара мәктәбенә йөрдек, хәзер исә «Зилант» та уйныйбыз. Атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә җыелабыз. Түбән Камада яшәгәндә янгын сүндерү частенда эшләдем, анда да теннис өстәле тора, буш вакытларда уйный идек. Гомумән, спортны яратам, хөрмәт итәм. Әле атнага ике тапкыр “Барс Арена”га волейбол уйнарга да барам. Командабыз бар, анда иң өлкәне мин, әмма егетләр каршы килмәгәч йөрим әле. Кыш көне чаңгыга да чыгам. Спорт ул сәламәтлек икәнен онытмаска, хәрәкәтләнергә кирәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев