Турнирда Татарстанның төрле шәһәрләреннән алты команда катнашты.
Бүген «Олимп» Боз сараенда мөселман командалары арасында хоккей турниры оештырылды.
Катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сәламләде, уенчыларга уңышлар теләде. Уен Коръән аятьләре уку белән башланды.
Ярышта Кукмара, Арча, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Нет комментариев