Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмарада кышның иң зур хоккей вакыйгасы узды

Бу кыш Кукмара өчен аеруча истәлекле булды.

Олимп Боз сараенда чын спорт бәйрәме гөрләде — «Олимп» (Кукмара) командасы белән «Хоккей легендалары» (Казан) арасында дусларча очрашу матчы узды.

— Кукмара бозында шундый зур кунаклар кабул итү зур дәрәҗә, — дип сәламләде район башлыгы Сергей Димитриев.

Бу гадәти уен гына булмады, ә тәҗрибә, осталык һәм җиңү рухы очрашуы булды. Трибуналар тамашачылар белән тулды, җанатарларның тавышы бер мизгелгә дә тынмады. Боз өстендә чын йолдызлар чыгыш ясады.

Матчта татар һәм Россия хоккееның танылган уенчылары катнашты:

⭐ Данис Зарипов

⭐ Эмиль Гарипов

⭐ Артём Лукоянов

⭐ Михаил Глухов

⭐ Василий Токранов

⭐ Денис Архипов

⭐ Кирилл Голубев

⭐ Алексей Чупин.

Аларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, матур алымнар һәм оста уен мизгелләре күңелләрдә озак сакланырлык тәэсир калдырды.

Матч үзе киеренке һәм мавыктыргыч рухта узды. Командалар көчле көрәш күрсәтте, тамашачылар чын спорт бәйрәме атмосферасын тойды.

Чара кысаларында балалар өчен эксклюзив мастер-класс үткәрелде. Яшь хоккейчылар легендар уенчылар белән бер бозга чыгып, осталык серләренә төшенде, киңәшләр алды, фотога төште.

Бу вакыйга Кукмара тарихында кышның иң якты спорт мизгелләренең берсе булып истә калды. Хоккей бәйрәме һәркемгә онытылмас хис-кичерешләр бүләк итте.

Уен җидегә сигез исәбе белән «Хоккей легендалары» файдасына тәмамланды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей