Спортчылар бик лаеклы чыгыш ясадылар
Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча егетләр һәм кызлар арасында Европа беренчелегенә ярышлар узды. Анда кукмаралылар ун комплект медаль яулады.
- Безнең спортчылар бик лаеклы чыгыш ясадылар. Динә Гайнанова - ике алтын, Эльмира Шәфигуллина – ике көмеш, Таңсылу Гыйлемуллиналар ике бронза медаль яулады. Әминә Тимерова - көмеш призга, Диана Әминова дүртенче урынга лаек булды. Шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле авырлыклары булган спортчылар арасында Илмир Мохтаров көмеш медальгә ия булды, - диде тренерлары Рузия Габдрахманова.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Рузия Габдрахманова, ветераннар арасында уң һәм сул кул көрәшендә алтын медальләр яулап, мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.
Нет комментариев