Кукмара шахматчылары Татарстан Чемпионатыннан җиңү белән кайтты
Ярышларда 41 команда (25 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командасы) катнашты.
21-23 ноябрь көннәрендә Казанда шахмат, шашка, го буенча Г. Р.Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбендә классик шахмат буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Ярышларда 41 команда (25 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командасы) катнашты. Анда кукмаралылар бик яхшы чыгыш ясады. Александр Васильев, Сәлим Рәхмәтуллин, Артур Евдокимов һәм Зөләйха Хуҗина — ир-атлар командасы составында, шулай ук Диана Гарәфетдинова һәм Әлфия Гыйлаҗева хатын-кызлар командасы составында 90 мең кешегә кадәр халык яшәүче шәһәрләр арасында узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә өлкәннәр командалары арасында җиңү яуладылар.
Татарстанның барлык командалары арасында гомуми зачетта безнең спортчылар мактаулы икенче урынны алды. Ә Артур Евдокимов шәхси зачетта бронзага ия булды.

Бу уңыш бары талантлы уенчыларның гына түгел, ә аларның остазлары — тренер Владислав Абдулов һәм Лилия Евдокимоваларның да казанышы.
Лилия Евдокимова
Фото: Лилия Евдокимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев