Кукмара — «Кече Швейцария»: Брянск каласыннан килгән спортчы-туристлар «Бакыр тау»да ял итте
Брянскиның үзендә дә калкулыклар, кышларын тигез, матур итеп кар яткан урыннар бар икән. Әмма шулай булса да, кунаклар Кукмараны сайлаган.
1352 чакрым… Брянскидан Кукмара күренәме? Күренә икән. Күренмәсә, безнең Кукмарабыз бар икәнен белмәсә, әлеге фоторәсемдәге 4 яшьлек Брянск «егете» Савелий «Бакыр тау»да чаңгы шуар идеме икән?!
1352 чакрым араны үтеп, нәкъ менә биредә балаларын беренче тапкыр тау чаңгысына басарга һәм шуу күнекмәләренә өйрәтергә теләгән әти-әниләрнең бу гамәлләре, әлбәттә, безнең өчен зур горурлык. Алар юлның никадәр ерак булуын белә торып, һәм моңа да карамастан, сәламәт тормыш рәвеше эзеннән Кукмараның «Бакыр тау» чаңгы базасына килгәннәр.

Без дә аны «Кече Швейцария» дип тиңләргә яратабыз. Чөнки елның нинди фасылы булуга карамастан, биредәге табигатьнең искиткеч матурлыгы һәркемне бер тын калып тирә-юньгә күз салырга мәҗбүр итә. Брянскиның үзендә дә калкулыклар, кышларын тигез, матур итеп кар яткан урыннар бар икән. Әмма шулай булса да, кунаклар Кукмараны сайлаган.
Брянск каласыннан Кукмарага бу юлы бер атналык ялга 31 спортчы-турист килгән. Аларның 14е — балалар. Күбесе, Савелий кебек, әле яңа гына җиргә нык итеп басып йөри башлаучылар исәбеннән.
«Мин биредә беренче тапкыр, әлеге гаҗәеп матурлык турында үзебезнең җитәкчебездән белдем, — ди Анастасия Иванова. — Кичерешләрем әйтеп бетергесез: табигатьтән башлап, шәһәрнең истәлекле, кунакчыл урыннарына кадәр — искиткеч. Улымның, гомумән, кире китәсе килми, бер генә көнгә калсак иде, ди».
Аның сүзен Александр исемле спортчы дәвам итә.
«Кукмарада тау чаңгысы белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлек бар. Атналар, ай буе шуа аласың. Халкы да кешелекле, ярдәмчел. Буш вакытыбызда шәһәр, аның истәлекле урыннары белән танышып йөрдек, күрәсезме, менә һәркайсыбызның аягында — Кукмараның данлыклы итекләре. Арабызда узган юлы бер баласы белән генә чаңгы шуган, ә бу юлы гаиләләре белән килүчеләр бар», — ди ул.

Кайсы әти-әни белән сөйләшсәң дә, һәркайсы тау чаңгысы базасының тренер-укытучысы Мурат Ибәтовның исемен рәхмәт сүзе белән бергә атады. Чөнки бу юлы шәхси инглиз мәктәбенә йөрүче һәм укучы балалар төркеме килгән. Ә Мурат аларны күнегүләр вакытында нәкъ менә шушы телдә аралашып, чаңгы шуарга өйрәткән. «Сарафан радиосы» яхшы эшли бит ул, димәк, киләчәктә әле «Бакыр тау»ны чит ил спортчы-туристлары да үз итмәгәе... Ә Брянск кунаклары: «Яз көне һәм җәй айларында сезнең якка тагын киләбез әле», — дип саубуллашкан.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев