Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара егетләре көрәш буенча Татарстан чемпионатында өченче урыннарны алдылар

Аларга акчалата бүләкләр бирелде.

Узган атнада Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда республикабызның иң саллы көрәшчеләре ун үлчәү авырлыгында өч көн дәвамында үзләре арасында иң көчлеләрне ачыкладылар. Байлангардан Илсур Гыймадетдинов 60, Янил аграр көллияте укучысы Инсаф Хәйруллин 85 килограмм үлчәү авырлыкларында өченче урыннарны алдылар. Аларга акчалата бүләкләр бирелде. 

Командалар беренчелеге буенча 41 команда арасында Кукмара тугызынчы урында. 

Әлеге видеода Илсур Гыймадетдиновның (яшел футболкада) билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, Мамадыш районы егете, Яр Чаллы командасы өчен көрәшкән Ришат Исхаков белән икенче әйләнештә бил алышканы күренә. Илсур аны җиңелергә мәҗбүр итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk