Кукмара районын әлеге турнирда Олыяз егете Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте.
Дагыстан Республикасында атларда көрәш буенча «Аударыш» Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда чыгыш ясаган Олыяз авылы егете Илнур Гобәйдуллин югары осталык һәм көчле әзерлек күрсәтте. Киеренке көрәш шартларында ул 90 килограмм авырлык категориясендә җиңү яулады һәм Россия җыелма командасы составына керде.

Хәзер спортчыны җаваплы һәм дәрәҗәле ярыш — Бөтендөнья күчмә уеннары көтә. Дөньяның төрле илләреннән килгән иң көчле спортчыларны берләштерәчәк бу бәйгедә Илнур Россия данын яклап чыгыш ясаячак.
Фото: Илнур Гобәйдуллинның шәхси архивыннан
Нет комментариев