Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча узган ярышларга республикадан 80 бала җыелды

Ярышлар «Бакыр тау» тау чаңгысы комплексы базасында узды.

Кукмараның «Бакыр тау» комплексы базасында Александр Стрельников истәлегенә тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча балалар ярышлары узды.

«Александр Стрельников — безнең беренче тренер һәм районда тау чаңгысы секциясенә нигез салучы кеше. Ул 1983 елда, поездда Кукмара яныннан үтеп барганда, безнең тауларны күреп ала һәм, биредә тукталып, җирлекне карарга уйлый. Аның беренче очрашуы Артур Зәкиев белән була. Сөйләшүләрдән һәм җирлекне өйрәнгәннән соң, тренер Александр Стрельников Дәрвишләр бистәсеннән безгә эшкә килә һәм тау чаңгысы спорты секциясен ача. Шул вакыттан башлап без балалар белән бу юнәлештә өзлексез эшлибез. Бүгенге чара аның истәлегенә багышлана. Александр Андреевич кырыс, әмма шул ук вакытта гадел кеше иде. Ул балаларны бик яратты. Бала чагымда аның мине ни өчен күбрәк ачуланганын аңламадым. Әмма үскәч, үзем дә тренер булгач, сәләтле балага игътибарның зуррак икәненә төшендем. Ул тау чаңгысының фанаты иде. Аның бөтен тормышы балалар һәм спорт белән турыдан-туры бәйле булды. Җәйге күнегүләр дә бик кызыклы уза иде, балык тотарга йөрдек. Балачактан ук тренерым белән бөтен Россияне диярлек күрдем. Ул минем күзаллауларымны киңәйтте», — дип, истәлекләре белән уртаклашты тау чаңгысы спорт төрләре буенча тренер-педагог, ярышларның баш судьясы Диләрә Ибәтова.

Ярышка Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Биектау районының Дөбъяз авылыннан 80 бала килгән иде. Иң яшь катнашучы Казаннан Максим Малационга — 4 яшь. Монда ул гаиләсе — әти-әнисе Надежда һәм Алексей, өлкән һәм кече абыйлары белән кайткан.

В Кукморе на соревнования по горнолыжному спорту и сноуборду памяти Александра Стрельникова съехались 80 детей из республики

«Без үзебез тау чаңгысы спорты белән мавыгабыз, 7 яшьлек олы улыбыз 2,5 яшьтән үк шуа. Шуңа күрә балаларны яхшы техникага өйрәтер өчен тренер белән эшләргә булдык», — дип сөйләде Максимның әти-әнисе.

Кукмарадан Сайфулла Павлов сноубордта ике ел шөгыльләнә икән.

«Башта мин тау чаңгысында шудым, аннары сноубордка күчтем, чөнки минем барлык дусларым бу спорт төре белән мавыга. Мин тизлекне яратам», — диде яшь спортчы.

​​

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Сноуборд» төркемендә Кукмарадан Билал Шәехов, Софья Щелконогова, Айдан Шаһабиев — беренче, Раян Сәмигуллин, Карина Семенова, Раяз Сафин — икенче, Мөхәммәт Миннехуҗин,, Исмәгыйль Павлов өченче урын алды.

«Тау чаңгысы спорты» төркемендә Сафина Шәрипова — икенче, Алсу Мохтарова һәм Әнвәр Әюпов өченче урынга лаек булды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk