Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Герой рухы җиңүләргә илһам бирә: Янил мәктәбендә Артур Баляев истәлегенә волейбол турниры оештырылды

Туры сүзле, гадел, һәркемгә ачык булган Артурны искә алып үткәрелгән чаралар рухына дога булып барып ирешсен иде.

Махсус хәрби операциядә вафат булган Артур Баляев истәлегенә Янил урта мәктәбендә авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында волейбол турниры үтте. Бу беренче ярыш булды һәм аны биредә ел саен үткәрергә дип килешенде.

Артур үзе дә спорт белән бик дус яшәде. Орчык кадәр генә буйлы Янил егетенең турникта 40-50 тапкыр җәлт кенә итеп күтәрелүен сокланып күзәтә идек. 50 тапкыр тартылу — бу инде аеруча күп, һәм мондый нәтиҗәгә ирешүне бик азлар гына булдыра. Катлаулы күнегү буларак, ул физик әзерлек дәрәҗәсенә һәм техниканы үтәүгә бәйле. Ә Артур аны шуның кадәр җиңеллек белән эшли иде. Моннан тыш, ул бик яратып волейбол уйнады. 

«Хәтер яшәргә тиеш, шуңа күрә без, туганнар белән киңәшләшеп, Артур истәлегенә волейбол турниры үткәрергә булдык. Рәхмәт, Янил урта мәктәбе директоры Ришат Шакиров шунда ук безнең фикер белән килеште, Кубок һәм медальләргә заказ бирелде. Кыскасы, бөтенесе дә бик җиңел оештырылды. Артур, чыннан да, физик яктан бик яхшы әзерлекле иде. Әгәр дә Олимпия уеннары таблицасына турникта күтәрелүне дә кертсәләр, син анда чемпион булыр идең дип, үзенә дә еш әйтә идем», — ди Артурның икетуган абыйсы Рамил Әхмәтов.

Турнир нәкъ менә авыл мәктәпләрендә укучылар арасында көчлеләрне барлау максатыннан үткәрелде. Янил, Зур Сәрдек, Олыяз, Поч.Кучук һәм Мамадыш районының Олыяз авылларыннан югары сыйныф егетләре килгән иде. Ярышның бер бизәге булып, бердәнбер волейболчы кыз — Олыяз урта мәктәбеннән Ралинә Нуриева катнашты. «Зилант» спорт мәктәбендә тренер Айрат Вахитовның җыелма командасы составында уйнаучы Ралина бик матур уен алымнары күрсәтсә дә, аларның командасы дүртенче урында гына калды. 

Әлеге бәйгегә старт бирелгәнче, безнең тынычлыгыбыз хисабына вафат булган Артурны тантаналы төстә искә алу, тормышы һәм хезмәте турында хатирәләрне барлау максатыннан, мәктәп диварына урнаштырылган аның мемориаль тактасы янында җыелдык. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Баһаманова, мәктәп директоры Ришат Шакиров, әнисе Рәйханә Баляевалар Артурның батырлыгы, аның туганнары һәм якыннары өчен никадәр кадерле булуы турында җылы сүзләр әйттеләр. Геройның әнисенең иңенә, очрашу истәлеге итеп, ап-ак мамык шәл ябылды. 

Артурның волейбол уйнаганын искә алып, мәктәпнең физкультура укытучысы Алмаз Хисмәтов белән дә аңа бәйле хатирәләрне барладык.

«2002-2004 елларда Артурны туп күтәртүче итеп билгеләдем, һәм команда беренче тапкыр 5+1 схемасында уйнады. Көчле команда иде. Аларның 9-10 сыйныфларда укыган чагы, райондагы ярышта җиңгәч, автобуста урын булмады. Үземнең „Ваз-2106“ машинасында тугыз кеше кайттык. Алда, минем янда утырып кайткан өч укучының берсе Артур иде. Артурның техникасы волейболга гына түгел, башка уен төрләренә дә яхшы иде. Сагынып искә алам үзен». 

Әйе, туры сүзле, гадел, һәркемгә ачык булган Артурны юксынабыз шул. Аны искә алып үткәрелгән чаралар рухына дога булып барып ирешсен иде. 

  • Беренче урын — Поч. Кучук,
  • икенче урын — Олыяз, Мамадыш районы,
  • өченче урын — Янил.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев