«Чикләрсез уеннар»: Кукмарада Халыкара инвалидлар көненә спорт бәйрәме узды
Уеннар «Ялкын» яшьләр үзәге базасында узып, спортчыларга кызыклы дисциплиналарның киң спектры тәкъдим ителде.
Яшәү дәртен чикләп булмый
Кукмарада Халыкара инвалидлар көненә карата «Чикләрсез уеннар» дигән спорт чаралары узды. Ярышлар программасы бер яктан, төрлелеге һәм динамикасы белән аерылып торса, икенче яктан, физик мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларны берләштереп, чын дуслык мохитен дә тудырды.
Ел саен безнең район үз көчләрен сынап карарга, аралашырга һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә теләгән инвалид спортчыларны җәлеп итү үзәгенә әверелә. Быел, мисалга, Саба районыннан да катнашучылар булды. Уеннар «Ялкын» яшьләр үзәге базасында узып, спортчыларга кызыклы дисциплиналарның киң спектры тәкъдим ителде: биредә кульбутто, шаффлборд, корнхол, өстәл теннисы, дартс, джакколо, новус кебек спорт уеннары, шул чираттан, мавыктыргыч мастер-класслар да булды.
Төрле яшь төркемнәрендәге катнашучылар актив рәвештә спорт дәрте мохитенә чумдылар: берәүләр тупларны «чокыр»ларга юнәлтте, икенчеләре капчыкларны төз итеп ыргытты, өченчеләре фишкаларны махсус ячейкаларга эләктерү осталыгын күрсәтте.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, уеннарның төп максаты — заманча спорт җиһазларын үзләштергән инвалид спортчыларның мөмкинлекләрен күрсәтү. Элегрәк районыбыз спортчылары йөзү, чаңгы узышларында, кул көрәштерүдә һәм боччада актив катнашкан, ә өстәл уеннары гел читтә калып килгән.
Әлеге спорт уеннары белән республикабыз беренче тапкыр 2018 елда Казан шәһәренең «ТРОВОИ» инвалидлар җәмгыяте оештырган турнир кысаларында таныша. Ул чакта Кукмара командасы җиңү яулый, ә бүләккә «Новус» уенын алып кайта. Ләкин, кызганычка каршы, ул елларда әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә район командасының кирәкле җиһазлары булмый. Тик алга максатлар куйган, инвалидлар җәмгыяте «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенең ярдәме белән, беренче уен өстәлләрен булдыруга ирешә.
Соңрак, Президент грантлары конкурсында катнашып, профессиональ җиһазлар алалар. Бүгенге көндә «Новус» уены белән даими рәвештә 30лап райондашыбыз уңышлы гына шөгыльләнеп килә икән. Моннан тыш, безнең район яңа спорт төре булган зур коляскалы тенниста да зур уңышларга ирешә. Равил Нигъмәтҗанов Татарстан җыелма командасы составына кергән спортчы Айназар Шакировның уңышларын аеруча шатланып билгеләп үтте.

Уеннарның актив катнашучысы, Кукмарадан Алинә Гарипова бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә белем ала икән. ДЦП диагнозы аңа тормышында бернинди чикләүләр ясамый.
«Барысы да үзеңнән, үҗәтлегеңнән, тормышка карашыңнан тора», — ди кыз.
Алинә зур коляскалы теннисны үз итә икән. 19 яшьлек спортчы, республика ярышларында катнашып, өченче рязряд алырга да өлгергән.
Шулай итеп, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларыбыз, республика һәм федераль турнирларда актив чыгыш ясап, бүгенге көндә Киров өлкәсе һәм Удмуртия белән элемтәләрне ныгыталар.
Уен йомгаклары буенча, ярышларда җиңүчеләр грамота, медаль, акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, уеннарның актив катнашучысы, Ядегәр авылында яшәүче Райнур Әсхәдуллин һәр җиңүчегә 10 килограмм катнаш азык бүләк итте.
Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»; Гүзәл Гыйльметдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев