Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Кукмаралылар «Татарстан чаңгы юлы — 2026» акциясенә кушылды

Ярышларда 100гә якын чаңгычы катнашты.

Кукмараның чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы — 2026» массакүләм спорт акциясе узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны актив тормышка җәлеп итү, чаңгы спортына кызыксыну уяту һәм спорт традицияләрен ныгыту максатын күздә тота.

Чаңгычыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, һәркемгә уңышлар теләде. 

Быелгы ярышларда 100гә якын чаңгычы: балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, җитәкчеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре, спорт ветераннары, шулай ук гаиләләре белән килгән һәвәскәр спорт сөючеләр катнашты. Алар төрле яшь категорияләрендә һәм дистанцияләрдә узышты. Иң яшь чаңгычыга — 3, ә иң өлкәненә 80 яшь иде. 

Ярышлар барышында күтәренке кәеф, бердәмлек һәм спорт рухы хөкем сөрде. Һәркемгә кайнар чәй, тәмле коймаклар тәкъдим ителде. Тамашачылар да катнашучыларга көч биреп, актив рәвештә җан атты, аларны дәртләндереп торды. Күпләр өчен бу чара гаилә белән бергәләп ял итү, саф һавада вакыт уздыру, дуслар белән очрашу мөмкинлеге дә булды.

Әлеге спорт бәйрәме кукмаралыларның актив, сәламәт яшәү рәвешен сайлавын, физик культурага һәм спортка битараф булмавын тагын бер кат раслады.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #спорт