Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара адвокаты 2022 елда эшсезләргә нинди түләүләр бирелүе турында сөйләде

Моның өчен гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлергә кирәк.

Сорау: Мин - эшсез. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләргә 2022 елда нинди түләүләр каралган икән?
 
Сорауга Кукмара районы адвокаты Ревдар Нургалиев җавап бирә:

Эшсезлек буенча рәсми рәвештә теркәлгән гражданнар пособие ала. Кайбер очракларда мондый эшсезләр Пенсия фонды аша дәүләттән кайбер түләүләр алырга хокуклы, әмма моның өчен аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлергә кирәк.

1. Хезмәткә сәләтсез гражданны карау буенча компенсация түләве.

Эшкә сәләтле эшсез гражданнар медицина оешмасы бәяләмәсе буенча чит кеше каравына мохтаҗ дип танылган өлкән кешене, яки беренче  төркем инвалидны, яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны карауны үз өстенә алырга хокуклы. Шул ук вакытта эшкә яраклы эшсез дип, 16 яшькә җиткән гражданин да билгеләнергә, аның белән хезмәт законнары нигезендә хезмәт килешүе төзергә мөмкин.  Бу очракта тәрбияләү буенча компенсация шушы яшьтән нинди дә булса каршылыкларсыз билгеләнә. Компенсация түләвен билгеләү өчен, эшкә яраклының эшсез булуыннан тыш, аның пенсия яки дәүләттән башка пособиеләр алмавы кирәк. Ул эшсезлек буенча пособиегә дә кагыла, әлеге очракта  аннан баш тартырга туры киләчәк. Хезмәткә сәләтсезләрне карау өчен компенсация түләве ай саен 1200 сумны тәшкил итә. Карау рәсмиләштерелгән вакыт эшсезнең иминият стажына кертелә. Шул ук вакытта эшсезгә һәр календарь ел өчен Пенсия фонды 1,8әр пенсия баллын өсти.

2. Инвалид баланы карау буенча компенсация түләве.

Әлеге түләүгә инвалид баланың, балачактан 1нче төркем инвалидның эшләмәүче ата-аналары, аларны уллыкка алучылар, аларның опекуннары яки попечительләре исәп тота ала. Моның өчен ата-аналарның берсе (уллыкка алучылар һәм башкалар) Пенсия фондында бала карау буенча түләүне рәсмиләштерергә хокуклы, аның күләме аена 10 мең сум тәшкил итә. Бу компенсация түләвен билгеләүнең шартлары шундый ук: аны алучы эшкә сәләтле кеше беркайда да рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булырга, пенсия һәм пособиеләр алырга тиеш түгел.

3. Туендыручысын югалту уңаеннан пенсия.

Закон буенча, үлгән кешенең 14 яше тулмаган балаларын яки оныкларын караучыга - мәрхүмнең эшләмәүче тормыш иптәшенә; аның әти-әнисенең берсенә; әбисенә яки бабасына; рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, яше 18дән һәм аннан югарырак булган абыйсы яки сеңлесенә туендыручысын югалту уңаеннан бирелә торган пенсия билгеләнә. Туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алуга дәгъва кылучы үлгән кешенең кереме аның өчен даими чыганак булуын расларга тиеш. Әлеге пенсия аны билгеләү сәбәпләре беткәнче түләнәчәк.   

4. Вакытыннан алда билгеләнүче пенсия.

Әгәр дә эш урыныннан штатны кыскарту яки оешма бетүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән очракта, әгәр дә аңа картлык буенча пенсия яшенә ике ел кала икән, һәм әгәр дә мәшгульлек үзәгендә аның өчен квалификациясе буенча вакансияләр юк икән, мәшгульлек үзәгенә исәпкә басучы пенсия яшенә җитмәгән эшсезләр вакытыннан алда билгеләнүче пенсиягә исәп тота ала. Әмма әлеге пенсияне билгеләгәндә гражданнар законда каралган гадәти пенсия яше җиткәнчегә кадәр рәсми рәвештә эшкә урнаша алмый.

5. Картлык буенча социаль пенсия.

Әгәр эшсез картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүгә хокуклы түгел икән, әйтик, аның кирәкле иминият стажы юк, йә пенсия балларының минимумы юк икән, ул картлык буенча социаль пенсиягә исәп тота ала. Әлеге пенсияне, иминият стажы җитмәвенә карамастан, ир-атларга – 70 яшьтән, хатын-кызларга 65 яшьтән билгеләргә мөмкиннәр. 2022 елда әлеге пенсиянең күләме 6 243,13 сум тәшкил итә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk