Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмараның «Ялкын» яшүсмерләр клубында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте

Анда зурлар һәм кечкенәләр төркемендә 25 команда катнашты

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, 1967 елдан оештырылучы «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары бүген дә үзенең популярлыгын югалтмый. Хәрби-гамәли спорт төрләрендә укучыларның бердәмлек, җитезлекләре сыналса, медицина һәм Россия тарихына караган бәйгеләрдә белемнәре дә барлана. 

«Үз Ватаныңны сакларга өйрәнү бүгенге көндә аеруча мөһим. “Аҗаган” ярышына да командалар бердәм булып килгәннәр. Биредә алган күнекмәләрнең булачак солдатларга армия хезмәте узган вакытта да кирәге чыгачак. Районның иң яхшы яшьармияче отряды исеменә исә иң булдыклылар лаек булыр дип ышанам», - ди район хәрби комиссары Альберт Гомәров.

200дән артык укучы көн дәвамында ашыгыч ярдәм күрсәтү, сафка тезелү, төз ату, автомат сүтеп җыю, йөгерү һәм башка спорт төрләрендә көч сынашты. Командалардагы малай-кызларга карап кына торырлык: хәрби форма кигәч, курсантлардан һич аерырлык түгел үзләрен! 

«Без ярышка 15 кеше килдек. Көн саен дәресләрдән соң яхшылап әзерләндек. Тигез итеп сафта йөрергә өйрәнү, турникта күтәрелүне алай җиңел дип әйтмәс идем. Әмма тырышсаң була», - ди Янил урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Инсаф Шәрипов. 

Тизлеккә гомумхәрби саклау комплектын (ОЗК) кию, миңа калса, иң авыр этапларның берседер. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта агулы матдәләрдән саклау өчен мөһим булган әлеге махсус кием оек (чулки), плащ, резина перчатка һәм противогаздан тора. Аны кигәч, санаулы секундлар эчендә үк шабыр тиргә батасың. Әмма конкурсантлар сынатмады. Әлеге бәйгедә егетләр генә түгел, хәтта бер кыз да үзенең җитезлеген күрсәтте.

«Мин Манзарас мәктәбенең “Альфа” хәрби-патриотик берләшмәсенә йөрим. “Аҗаган”да беренче тапкыр катнашуым. Башкалардан аерылып торасым килде, шуның өчен дә гомумхәрби саклау комплектын (ОЗК) кию бәйгесендә үзем катнашырга булдым. Тәүге тапкырында шүрләтте, билгеле. Әмма киемнәр комплектын берничә тапкыр киеп-салсаң, ияләшәсең, хәтта противогазны күз йомып та кияргә мөмкин. Иң мөһиме - ялгышлар җибәрмәү. Мин мәктәпне тәмамлагач, киләчәк тормышымны медицина юнәлеше белән бәйләргә телим. Ярышка әзерләнгән вакытта алынган күнекмәләрнең уку барышында кирәге чыгар дип уйлыйм», - ди Самира Сафина.

«Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр арасында патриотик тәрбия бирү буенча иң яхшы оешма» республика бәйгесенең «Иң яхшы хәрби-патриотик клуб» номинациясендә Кукмара 4нче урта мәктәбенең Айрат Шакиров җитәкчелегендәге «Яшь патриот» клубы беренче урынга лаек булган иде. Команда «Лазертаг» уен җиһазлары белән бүләкләнде. 

«Мин үзем мәктәптә укыган елларда “Аҗаган”ны бер дә калдырмый идем. Хәзер кул астымда шөгыльләнүче малай-кызлар да катнашабыз дип кенә торалар. Үсеп килүче яшь буынга патриотлык рухы, Ватанга мәхәббәт тәрбияли торган бик мөһим бәйге ул. Безнең мәктәптә ике хәрби-патриотик берләшмә эшли. Өлкәннәр әле яңарак кына республика конкурсыннан алты призлы урын белән кайтты. Бу ярышка кечкенәләр төркемен алып килдем», – ди Айрат Васыйл улы.
 
 

Җиңүчеләр менә кемнәр

Кечкенәләр төркеме:

1нче урын – 4нче урта мәктәп (җитәкчеләре – Айрат Шакиров), 2нче урын – беренче гимназия (җитәкчеләре – Фәргать Гыйлаев), Чарлы мәктәбе (җитәкчеләре – Александр Чапуринов), 3нче урын – Түбән Үрәс мәктәбе (җитәкчеләре – Алик Михайлов).
 
Зурлар төркеме:

1нче урын – күппрофильле лицей (җитәкчеләре – Ришат Шәйдуллин), 2нче урын – 3нче урта мәктәп (җитәкчеләре – Ленар Гарәфиев), 3нче урын – беренче гимназия (җитәкчеләре – Фәргать Гыйлаев).

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk