Зур Кукмара урта мәктәбендә “Җиңү вальсы” бию фестивале узды
Әлеге чарага һәр сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын әзерләгән иде.
Бүген Зур Кукмара урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү вальсы” бию фестивале узды. Әлеге чарага һәр сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын әзерләгән иде.
Залда тарихыбызның героик битләрен искә төшерүче көйләр агымына кушылып, сугышта катнашучыларга карата хөрмәт тагын бер кат яңарды. Якты һәм күңелгә үтеп керерлек бу бәйрәмдә азатлыгыбызны, тынычлыгыбызны саклап кала алганнарны укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бергә җыелып тагын бер кат искә алды.
Укучылар күңелдә калырлык номерлар әзерләгәннәр. Һәр хореографик композиция тирән мәгънә һәм хис-кичерешләр белән тулы иде. Вальс, грация символы буларак, буыннарны берләштереп, тынычлык һәм дуслыкның мөһимлеген искә төшереп, фестивальнең үзәк элементына әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев