Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара ир-егетләре солдат әнисенә утын әзерләүдә булыштылар

Сания апаның гозере үтәлде.

Беркөнне Зур Кукмара авылының ватсап төркемендә әлеге белдерү пәйда булды. Аны авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев куйган иде.

«Хөрмәтле авылдашлар! Махсус хәрби операциядә катнашучы Фәнилнең әнисе  Сания апа: “Бер машина утынны кисеп бирә алмассызмы?” - дип үтенгән иде. 11 март, шимбә көнне сәгать иртәнге 9да  Колхоз урамындагы йортта җыелышсак яхшы булыр иде. Кемнәр пычкы алып килә ала, кем – бензин, булмаса, кискән утынны өеп барырбыз, кем килсә дә ярый! Бердәмлектә – көч, читтә калмагыз, авылдашлар!»
 
Шимбә көнне төшке аштан соң ватсапта яңа фоторәсемнәр, видео пәйда булды.

Авылыбызның бер төркем егетләре, ир-атлары утын кисү өмәсендә катнашып, Сания апаны сөендереп, утынын урнаштырып куйганнар икән. Иманым камил, әлеге хәбәрне күргәннән соң, күпләрнең күңелләре тулып, күзләре яшьләнгәндер. Чөнки хәзер элеккеге кебек бер-береңә ихластан булышу, ярдәмгә ашыгу кебек күркәм гамәлләр онытылып, юкка чыгып бара. 

Авылдашларга афәрин димичә, ни дисең! 

Язгы көн бит. Шушы ир-атларның да үз хуҗалыклары тирәсендә «миллион» эшләре: баздан бәрәңге, абзардан тирес чыгару, нигез кырыйларын ачу, түбәдән кар төшерү, мал карау, су басмасын өчен боз чабып, канау ясау кебек эшләр көтеп торгандыр. Ә егетләр  Сания апаны, Фәнилне, авыл җирлеге башлыгы Ришатны хөрмәт итеп ярдәмгә килделәр. 

Элеккеге гореф-гадәтләр алар үрнәгендә кире әйләнеп кайта башласа, көндәлек тормышыбыз, яшәешебез дә матурланып, күңеллеләнеп, бертөрле «соры көннәр»дән арынып  китәр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Рухи матурлык

erid: 2VtzqxWHLUk